Карар 15.05.2024 №331 "2024-2028 елларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү муниципаль программасын раслау турында"

«Россия Федерациясендә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында» 2007 елның 24 июлендәге 209-ФЗ номерлы Федераль закон, «Татарстан Республикасында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында» 2010 елның 21 гыйнварындагы 7-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә, инновацион икътисад формалаштыруның мөһим компоненты буларак кече һәм урта эшмәкәрлекнең нәтиҗәле эшләве һәм үсеше өчен уңай шартлар тудыру, шулай ук аның Арча муниципаль районының социаль-икътисади үсеше бурычларын хәл итүгә керткән өлешен арттыру максатыннан, Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:

1. 2024-2028 елларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүнең муниципаль программасын (алга таба - Программа) расларга (1 нче кушымта).

2. «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының финанс-бюджет палатасына (Галимова С.П.) 2024-2028 елларга бюджет формалаштырганда программаны гамәлгә ашыруга финанс чаралары бүлеп бирүне күздә тотарга.

3. Арча муниципаль районы Башкарма комитетының түбәндәге карарларын үз көчен югалткан дип танырга:

- «2016-2020 елларга Арча муниципаль районында кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм һәм аны үстерү» муниципаль программасын раслау турында» 2016 елның 28 мартындагы 332 номерлы карар;

- «2016-2020 елларга Арча муниципаль районында кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм һәм аны үстерү» муниципаль программасын раслау турында» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2016 елның 28 мартындагы 332 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында» 2018 елның 29 декабрендәге 1267 номерлы карары;

- «2016-2020 елларга Арча муниципаль районында кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм һәм аны үстерү» муниципаль программасын раслау турында» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2016 елның 28 мартындагы 332 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында» 2019 елның 15 мартындагы 138 номерлы карары;

4. Әлеге карарны Татарстан Республикасы  рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгарырга (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә (http://arsk.tatarstan.ru).

  1. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә.
  2. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны  Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары И.Н. Габделгазизовка йөкләргә.

 

 

Район башкарма комитеты җитәкчесе                                                         Р.М. Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 14.87 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International