Карар 26.06.2024 №441 "2022-2026 елларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында хокук бозуларны һәм җинаятьләрне профилактикалау буенча эшчәнлекне оештыру» максатчан программасын раслау турында» 2021 елның 08 декабрендәге 2217 номерлы Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карарына үзгәрешләр кертү хакында"

Җәмгыятьтән изоляцияләү белән бәйле булмаган җәзаларга хөкем ителгәннәрне һәм иректән мәхрүм итү, мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза үтәүче учреждениеләрдән азат ителгән затларны ресоциализацияләү, социаль адаптацияләү һәм социаль реабилитацияләү буенча чараларны программага кертү максатыннан, Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. «2022-2026 елларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында хокук бозуларны һәм җинаятьләрне профилактикалау эшчәнлеген оештыру» максатчан программасына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1.1. «Программа чаралары. Максат. «2022-2026 елларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында хокук бозуларны һәм җинаятьләрне профилактикалау буенча эшчәнлекне оештыру» максатчан программасы нәтиҗәләрен бәяләү бурычлары, индикаторлары» дигән 6 бүлекнең  «Хөкем ителгәннәрне иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат итүгә әзерләүне оештыру» дигән 3 бурычын  3.4 пунктча белән тулыландырырга һәм әлеге карарга кушымта нигезендә яңа редакциядә бәян итәргә.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru/) урнаштыру юлы белән бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru/) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасарына йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                                            Р.М.Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 2.15 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International