Карар 10.07.2024 №486 "«Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында спорт әзерлегенең өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы муниципаль оешмалар хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартлары турында» Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2022 елның 16 мартындагы 184 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында"

«Татарстан Республикасы спорт әзерлегенең өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы дәүләт оешмалары һәм Татарстан Республикасы Дәүләт спорт әзерлеге үзәкләре хезмәткәрләренең хезмәт хакы шартлары турында» 25.09.2018 №853 Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына үзгәрешләр кертү хакында» 21.06.2024 №447 Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарын үтәү йөзеннән, Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:

1. «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында спорт әзерлегенең өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы муниципаль оешмалар хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартлары турында» 2022 елның 16 мартындагы 184 номерлы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карарына (Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2022 елның 22 декабрендәге 1126 номерлы, 2024 елның 08 маендагы 316 номерлы карарлары белән кертелгән үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

 Күрсәтелгән карар белән расланган Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында спорт әзерлегенең өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы муниципаль оешмалар хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләү шартлары турындагы нигезләмәне яңа редакциядә (кушымта) бәян итәргә;

 Әлеге карар белән расланган Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында спорт әзерлегенең өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы муниципаль оешмалар җитәкчеләре, белгечләре һәм хезмәткәрләре гомумтармак һөнәрләре һөнәри квалификация төркемнәре хезмәткәрләренә, эшче, мәдәният, сәнгать һәм кинематография эшчеләре гомумтармак һөнәрләре квалификация төркеме хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләү шартлары турында нигезләмәне яңа редакциядә бәян итәргә (кушымта).

2. Әлеге карар 2024 елның 1 июленнән үз көченә керә дип билгеләргә.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

7. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Э.Ш. Вафинага йөкләргә.

                              

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                                   Р.М.Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 4.74 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International