Карар 10.07.2024 №487 "«Арча муниципаль районының яшьләр сәясәте муниципаль оешмалары хезмәткәрләренең хезмәте өчен түләү шартлары турында» 2022 елның 16 мартындагы 183 номерлы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карарына үзгәрешләр кертү хакында"

«Татарстан Республикасы яшьләр сәясәте дәүләт оешмалары хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартлары турында» 2018 елның 14 августындагы 665 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына үзгәрешләр кертү хакында» 2024 елның 18 июнендәге 434 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарын үтәү йөзеннән, Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:

1.«Арча муниципаль районының   яшьләр сәясәте муниципаль оешмалары хезмәткәрләренең хезмәте өчен түләү шартлары турында» 2022 елның 16 мартындагы 183 номерлы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карарына (2022 елның 22 декабрендәге 1127 номерлы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карары белән кертелгән үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1.1. 1 нче пунктның икенче абзацын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

Арча муниципаль районы яшьләр сәясәте муниципаль оешмалары хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләү шартлары турында нигезләмә;

1.2. Әлеге карар белән расланган Арча муниципаль районы яшьләр сәясәте муниципаль оешмалары хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләү шартлары турындагы нигезләмәне яңа редакциядә (кушымта) бәян итәргә;

1.3. Әлеге карар белән расланган Арча муниципаль районы яшьләр сәясәте муниципаль оешмалары җитәкчеләре, белгечләре һәм хезмәткәрләре гомуми тармак һөнәрләре һөнәри квалификация төркемнәре хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләү шартлары турындагы нигезләмәне яңа редакциядә бәян итәргә (кушымта).

2. Әлеге карар 2024 елның 1 июленнән үз көченә керә.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Э.Ш. Вафинага йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                                         Р.М.Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 32.72 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International