Карар 10.07.2024 №488 "Арча муниципаль районының муниципаль мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең хезмәте өчен түләү шартлары турында" 2022 елның 14 мартындагы 170 номерлы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карарына үзгәрешләр кертү хакында"

«Татарстан Республикасы дәүләт мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартлары турында «31.05.2018 №412 Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына үзгәрешләр кертү хакында» 24.06.2024 ел, №454 Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарын үтәү йөзеннән Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

 1. Арча муниципаль районы Башкарма комитетының «Арча муниципаль районы муниципаль мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартлары турында» 2022 елның 14 мартындагы 170 номерлы карарына (Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2022 елның 21 июлендәге 688 номерлы, 2022 елның 22 декабрендәге 1130 номерлы, 2023 елның түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

 1.1. Күрсәтелгән карар белән расланган Арча муниципаль районы гомуми белем бирү оешмалары хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләү шартлары турындагы нигезләмәне яңа редакциядә (кушымта) бәян итәргә;

 1.2. Күрсәтелгән карар белән расланган Арча муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләү шартлары турындагы нигезләмәне яңа редакциядә (кушымта) бәян итәргә;

1.3. Күрсәтелгән карар белән расланган Арча муниципаль районы өстәмә белем бирү оешмалары хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләү шартлары турындагы нигезләмәне яңа редакциядә (кушымта) бәян итәргә;

 1.4. Әлеге карар белән расланган Арча муниципаль районы мәгариф оешмалары җитәкчеләре, белгечләре һәм хезмәткәрләре гомумтармак һөнәрләре һөнәри квалификация төркемнәре хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләү шартлары турындагы нигезләмәне яңа редакциядә (кушымтада) бәян итәргә;

2. Әлеге карар 2024 елның 1 июленнән үз көченә керә.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

            4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Э.Ш. Вафинага йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                                    Р.М.Гатиятов                                                           

pdf
Скачать текст
PDF, 15.13 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International