Карар 09.09.2024 №633 "Махсус хәрби операциядә катнашучы гражданнарның гаиләләренә (гаилә әгъзаларына) өстәмә ярдәм чарасы күрсәтү турында"

Россия Федерациясе Бюджет кодексының 86 статьясының 1, 2 пунктлары, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 7 статьясы, 20 статьясының 5 өлешенең икенче абзацы, 43 статьясы нигезендә Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:

1.   Махсус хәрби операциядә катнашучы Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданнар, хәрби хезмәткәрләр һәм Россия Федерациясе Милли гвардиясендә хезмәт итүче затлар, Татарстан Республикасында төзелгән "Алга" һәм "Тимер" батальоннарында хәрби хезмәт узучы гражданнар, махсус хәрби операция барышында хәрби бурычларны ирекле үтәүче гражданнарның гаиләләренә (гаилә әгъзаларына), шулай ук «Россия Федерациясендә өлешчә мобилизация игълан итү турында» 2022 елның 21 сентябрендәге 647 номерлы Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә махсус хәрби операциядә катнашу нәтиҗәсендә һәлак булган (вафат булган) югарыда күрсәтелгән категория гражданнарның гаиләләренә (гаилә әгъзаларына), аны илтеп җиткерүне дә кертеп, каты ягулык ((утын пүләннәре рәвешендә киселгән утын) белән тәэмин итү рәвешендә өстәмә ярдәм чарарсы билгеләргә.

2.      Күрсәтелгән ярдәм чарасы әлеге карарның 1 пунктында күрсәтелгән затларга елга бер тапкыр күрсәтелә.

3. Әлеге карарның 1 пунктында каралган өстәмә ярдәм чарасын күрсәтү тәртибен 1 нче кушымта нигезендә расларга.

4. Кушымтада бирелгән тәртип нигезендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзаларына каты ягулык (утын пүләннәре рәвешендә киселгән утын) белән тәэмин итү рәвешендә, аны илтеп җиткерүне дә кертеп, өстәмә ярдәм күрсәтү тәртибе нигезендә, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзаларын каты ягулык белән тәэмин итүгә һәм илтүгә бәйле күрсәтелгән өстәмә ярдәм чарасын гамәлгә ашыру өчен җаваплы итеп Башкарма комитет аппаратының инфраструктура үсеше бүлеге торак-коммуналь хуҗалык, энергетика һәм элемтә секторын билгеләргә.

5. «ТР Арча муниципаль районының финанс-бюджет палатасы» МКУнә (С.П. Галимова) әлеге карарның 1 пунктында күрсәтелгән өстәмә ярдәм чарасын гамәлгә ашыруга бәйле чыгымнарны финанслауны тәэмин итәргә.

6. Карар рәсми басылып чыкканнан соң үз көченә керә.

7. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru/) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru/) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

8. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Э.Ш. Вафинага йөкләргә.

 

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                                Р.М. Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 3.78 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International