Карар 14.10.2024 №724 "«Муниципаль торак фонды, шулай ук шәхси торак фонды составына кергән инвалидлар яши торган күпфатирлы йортларда инвалидлар торагын һәм гомуми мөлкәтне тикшерү буенча муниципаль комиссия төзү турында» 2017 елның 14 мартындагы 262 номерлы Башкарма комитет карарына үзгәрешләр кертү хакында (04.12.2018 №1207, 13.05.2024 №321 үзгәрешләр белән)"

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:

  1. «Муниципаль торак фонды, шулай ук шәхси торак фонды составына кергән инвалидлар яши торган күпфатирлы йортларда инвалидлар торагын һәм гомуми мөлкәтне тикшерү буенча муниципаль комиссия төзү турында» 2017 елның 14 мартындагы 262 номерлы Башкарма комитет карарына  (04.12.2018 №1207, 13.05.2024 №321 үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1.1. «Муниципаль торак фонды, шулай ук шәхси торак фонды составына кергән инвалидлар яши торган күпфатирлы йортларда инвалидлар торагын һәм гомуми мөлкәтне тикшерү буенча муниципаль комиссия составын әлеге карарга кушымта нигезендә яңа редакциядә бәян итәргә.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүматпорталында бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге башлыгы И.М. Хәсәновка йөкләргә.

 

    

Җитәкче                                                                                          Р. М. Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 1.20 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International