Карар 17.10.2024 №743 "2025 елга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмалары эшчәнлеген финанслау нормативларын раслау турында"
«Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273 номерлы Россия Федерациясе Законының 99 статьясы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 15 статьясындагы 1 өлешенең 11 пункты, «Муниципаль мәктәпкәчә мәгариф оешмалары эшчәнлеген финанслау нормативлары турында» 2019 елның 02 июлендәге 546 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары һәм Арча муниципаль районы Уставы нигезендә, Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:
- 2025 елга кушымта итеп бирелгән түбәндәгеләрне расларга:
Арча муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларында балаларны карау һәм тәрбияләү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүгә норматив чыгымнарны;
Арча муниципаль районында мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларында балаларны караган һәм тәрбияләгән өчен ата-аналар түләве күләмнәрен;
аларга карата 2020 елның 1 гыйнварына кадәр мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларында баланы караган һәм тәрбияләгән өчен ата-ана түләве күләменең күчеш чорына төзәтмә коэффициент кулланыла торган мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмалары исемлеген;
2020 елның 1 гыйнварына кадәр мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларында исәпләнгән баланың ата-ана түләве күләменә (азык-төлек бәясеннән тыш) күчеш чорына төзәтмә коэффициентны.
- «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының финанс-бюджет палатасы» МКУ нә әлеге карарның 1 пункты белән расланган мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларын финанслау нормативлары нигезендә мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларын финанслауны тәэмин итәргә.
- Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.
- Әлеге карар рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә һәм 2025 елның 1 гыйнварыннан барлыкка килә торган хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.
- Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Э.Ш. Вафинага йөкләргә.
Җитәкче Р. М. Гатиятов
pdf
Скачать текст
PDF, 11.76 Мб