Карар 02.11.2024 №812 "Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2024 елның 27 июнендәге 443нче номерлы “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының “Мәдәният идарәсе” муниципаль учреждениесе үзәкләштерелгән бухгалтериясен техник тәэмин итүне һәм хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыручы хезмәткәрләрнең хезмәтенә түләүне оештыру һәм шартлары турында” карарына үзгәрешләр кертү хакында"

Арча муниципаль районы Башкарма комитетының социаль гарантияләрне тәэмин итү һәм үзәкләштерелгән бухгалтерияләр хезмәткәрләренең хезмәтенә түләүне камилләштерү максатларында КАРАР БИРӘ:

1. Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2024 елның 27 июнендәге 443нче номерлы “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының “Мәдәният идарәсе” муниципаль учреждениесе үзәкләштерелгән бухгалтериясен техник тәэмин итүне һәм хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыручы хезмәткәрләрнең хезмәтенә түләүне оештыру һәм шартлары турында” карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

күрсәтелгән карар белән расланган Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының “Мәдәният идарәсе” муниципаль учреждениесе Үзәкләштерелгән бухгалтерияләре хезмәткәрләренә хезмәт өчен түләүне оештыру һәм шартлары турындагы Нигезләмәгә:

2 пунктны түбәндәгечә бәян итәргә:

«2. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының “Мәдәният идарәсе” муниципаль учреждениесе Үзәкләштерелгән бухгалтерияләре хезмәткәрләренең вазыйфаи окладлары түбәндәге күләмнәрдә билгеләнә:

 

Вазыйфа атамасы

Вазыйфаи оклад, сум.

Баш бухгалтер

31 500

Бүлек башлыгы

27 700

Әйдәп баручы икътисадчы

25 300

Әйдәп баручы бухгалтер

25 300

Бухгалтер

24 000

 

Үзәкләштерелгән бухгалтерия бүлекләренең штат саны кимендә 5 берәмлек булырга тиеш.» 

2. Әлеге карар 2025 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгарырга (http:pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үземдә калдырам.

 

Җитәкче                                                                   Р.М.Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 1.21 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International