Карара 11.11.2024 №828 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә барлык милек рәвешләрендәге спорт инфраструктурасы объектларын инвентарьлаштыру тәртибен раслау турында"

"Татарстан Республикасы территориясендә барлык милек рәвешләрендәге спорт инфраструктурасы объектларын инвентарьлаштыру турында" 2024 елның 29 февралендәге 86 номерлы Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы боерыгы нигезендә, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы милкендәге спорт инфраструктурасы объектларын инвентарьлаштыру максатыннан карар бирәм:

1 Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының спорт инфраструктурасы объектларын инвентарьлаштыру тәртибен (алга таба -Тәртип) кушымта нигезендә расларга (1нче кушымта);

2. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының спорт инфраструктурасы объектларын инвентарьлаштыру вакытын елга бер тапкыр билгеләргә.

3.

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә барлык милек рәвешләрендәге спорт инфраструктурасы объектларын инвентарьлаштыру буенча комиссия төзергә һәм составын расларга (2 нче кушымта).

4. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының "Интернет" челтәрендәге рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

5. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Ә.Р. Вәгыйзовка йөкләргә.

 

 

Җитәкче Р.М.Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 3.23 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International