Карар 19.11.2024 №878 "2024 елның IV кварталына Арча муниципаль районы буенча 1 квадрат метр торак мәйданының уртача базар бәясен раслау турында"

Арча муниципаль районында «Татарстан Республикасы бәяләүчеләр берлеге» коммерциягә карамаган партнерлыгы тарафыннан торак урыннарның 1 квадрат метры бәясенең уртача күрсәткечен билгеләү буенча тикшеренү нәтиҗәләре буенча («Татарстан Республикасы бәяләүчеләр берлеге» коммерциячел булмаган партнерлыгының «2024 елның 2 яртыеллыгында торак базарына анализ» 08.07.2024 ел, 201нче номерлы хаты), Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 03.10.2019 ел, 888нче номерлы карары белән расланган «2020-2025 елларга Татарстан Республикасы халкын сыйфатлы торак һәм торак - коммуналь хуҗалык хезмәт күрсәтүләре белән тәэмин итү» дәүләт программасының «2020-2025 елларга Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру максатларында Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

 

1.Күрсәтелгән социаль түләүләр торак урыннар сатып алу (төзү) өчен федераль бюджет акчалары исәбеннән бирелә торган барлык категория гражданнарга социаль түләүләр күләмнәрен исәпләп чыгару өчен Арча муниципаль районы буенча 2024 елның IV кварталына торак урынның гомуми мәйданының 1 квадрат метрының уртача бәясе нормативын 61613 (алтмыш бер мең алты йөз унөч) күләмендә расларга..

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгарырга (http://pravo.tatarstan.ru/) һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә (http://arsk.tatarstan.ru/).

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Э. Ш. Вафинага йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе Р.М.Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 808.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International