Карар 02.12.2024 №904 "Авыл территорияләрендә яшәүче гражданнарны торак төзүгә (сатып алуга) социаль түләүләрдән файдаланып торак шартларын яхшыртырга теләк белдергән катнашучылар исемлегенә, шулай ук авыл территорияләрендә торак урыны наем шартнамәсе буенча бирелә торган торак төзү (сатып алу) чараларында катнашучылар исемлегенә дә кертү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында"

Авыл территорияләрендә яшәүче гражданнарны торак төзүгә (сатып алуга) социаль түләүләрдән файдаланып торак шартларын яхшыртырга теләк белдергән катнашучылар исемлегенә, шулай ук  авыл территорияләрендә торак урыны наем шартнамәсе буенча бирелә торган торак төзү (сатып алу) чараларында катнашучылар исемлегенә дә кертү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында

 

«Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру максатларында, «Республика башкарма хакимият органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын әзерләү һәм раслау тәртибен раслау турында һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларының үз көчләрен югалтуын тану хакында» 2022 елның 28 февралендәге 175 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына таянып, «Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнары тарафыннан муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибе турында» 2022 елның 2 мартындагы 145 номерлы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карары нигезендә, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. Авыл территорияләрендә яшәүче гражданнарны торак төзүгә (сатып алуга) социаль түләүләрдән файдаланып торак шартларын яхшыртырга теләк белдергән катнашучылар исемлегенә, шулай ук  авыл территорияләрендә торак урыны наем шартнамәсе буенча бирелә торган торак төзү (сатып алу) чараларында катнашучылар исемлегенә дә кертү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын кушымта нигезендә расларга.

2. «Авыл территорияләрендә яшәүче гражданнарны торак төзелешенә (сатып алуга) социаль түләүләрдән файдаланып торак шартларын яхшыртырга теләк белдерүчеләр исемлегенә, шулай ук авыл территорияләрендә торак төзү (сатып алу) чараларында катнашучылар исемлегенә кертү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында» 2022 елның 21 сентябрендәге 877 номерлы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карары үз көчен югалткан дип танырга.

          3.Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгарырга (pravo.tatarstan.ru) һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Интернет" мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә (arsk.tatarstan.ru).

          4. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә.

          5. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары И.Ә. Галимуллинга йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе

вазыйфаларын башкаручы                                                                             И.Ә.Галимуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 29.75 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International