«2019-2025 елларга Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтен үстерү» дәүләт программасын раслау турында» 2019 елның 05 мартындагы 158 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән расланган «2019 – 2025 елларга Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтен үстерү» дәүләт программасына үзгәрешләр кертү турында» 2020 елның 13 ноябрендәге 1023 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарын үтәү йөзеннән, 2025 елда мәктәп каникуллары чорында балаларның, яшьләрнең ялын һәм аларны сәламәтләндерүне оештыру өчен кирәкле шартлар тудыру, аларны эш белән тәэмин итү максатларында, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:
1. Кушымта итеп бирелгән түбәндәгеләрне расларга:
- «2025 елга Арча муниципаль районында балаларның һәм яшьләрнең ялын оештыру» муниципаль программасын (1 нче кушымта);
- Арча муниципаль районы балалары һәм яшьләренең ялын, савыктыруны оештыру тәртибен (2 нче кушымта);
- Арча муниципаль районы балалары һәм яшьләренең ялын, савыктыруны оештыру буенча район ведомствоара комиссиясе (алга таба-район ведомствоара комиссиясе) турында нигезләмәнене (3 нче кушымта);
- район ведомствоара комиссиясе составын (4 нче кушымта).
Арча муниципаль районы Башкарма комитетының «Мәгариф идарәсе» МУнә, район урта һәм төп мәктәпләре базасында мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре белән берлектә, көндезге мәктәпкәчә сәламәтләндерү лагерьлары оештырырга, аларда ял итү өчен шартлар тудырырга, Татарстан Республикасы бюджеты, җирле бюджет акчаларын, ата-аналар акчаларын җәлеп итәргә.
3. Гомуми белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренә лагерьларны вакытында кадрлар белән тәэмин итәргә, походлар һәм экскурсияләр вакытында балаларның сәламәтлеген һәм иминлеген саклауга аерым игътибар бирергә.
4. Көндезге мәктәп яны лагерьларын финанслауны Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән 3805,9 мең сум күләмендә тәэмин итәргә. Шулай ук җирле бюджет хисабына 38,4 мең сум күләмендә.
5. Җәйге чорда көндезге смена дәвамлылыгы 21 көнлек мәктәп яны лагерьларында ата-аналар акчаларын 576,9 мең сум итеп билгеләргә.
6. Түбәндәгеләрне оештырырга:
- Арчаның 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе базасынд 20 кешегә исәпләнгән район «Азимут» чатыр лагере. Лагерьны 194,4 мең сум күләмендә Татарстан Республикасы бюджеты, 2,0 мең сум күләмендә җирле бюджет һәм 29,5 мең сум күләмендә ата-аналар акчалары исәбеннән финансларга;
- районның алты гомуми белем бирү мәктәбе базасында 200 кешегә көндезге ял һәм хезмәт лагерьлары. Лагерьларны финанслауны Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән 920,7 мең сум һәм җирле бюджет исәбеннән 13,4 мең сум күләмендә гамәлгә ашырырга.
7. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә оештыруны тәэмин итәргә:
- законнар нигезендә уздырыла торган оештырылган лагерьларда балалар һәм яшьләр ялы: «Арчаның 6 нчы урта гомуми белем мәктәбе» МБМУ базасында 20 кешегә исәпләнгән «Азимут» чатыр лагере, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының балалар ялы оештыру;
-физкультура-сәламәтләндерү чаралары;
- яшүсмерләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүгә юнәлтелгән чаралар.
8. Авыр тормыш хәлендә калган балаларны стационар сәламәтләндерү лагерьларына җибәрергә. Сәфәрне оештыру өчен 401,6 мең сум күләмендә Татарстан Республикасы бюджеты акчаларын карарга.
9. Балаларның ялын оештырганда түбәндәгеләрне тәэмин итәргә:
-беренче чиратта ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, инвалид балалар, аз тәэмин ителгән, күпбалалы һәм тулы булмаган гаиләләрдәге балалар, качаклар һәм мәҗбүри күченүче гаиләләр балалары, кораллы бәрелешләрдә зыян күргән хәрби хезмәткәрләр балалары ялын, савыктыруны, мәшгульлеген оештыруны;
- каникуллар вакытында балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча өстәмә чаралар күрүне;
- оештырылган ял, сәламәтләндерү һәм эш белән күбрәк сандагы социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдәге балаларның тәэмин итү өчен шартлар тудыруны;
- яңа пешкән азык-төлек товарлары, җиләк-җимеш продукциясе, дару препаратлары, шул исәптән коронавирус инфекциясе шартларында витаминлы, антисептиклар һәм индивидуаль яклау чаралары, медицина җиһазлары, һаваны зарарсызландыру приборлары һәм янгынга каршы куркынычсызлык чаралары белән балаларның отдых учреждениеләрен тәэмин итү;
- хокук тәртибен тәэмин иткәндә һәм сәламәтләндерү учреждениеләрен саклаганда хосусый сак предприятиеләрен җәлеп итүне;
- акчаны Татарстан Республикасы бюджетыннан туклануга, дератизациягә, антисептиклар, маскалар, перчаткалар белән тәэмин итүгә бүлеп бирергә. Ата-аналарның акчалата кертемнәрен канцелярия һәм хуҗалык товарлары белән тәэмин итүгә тотарга.
12. Хезмәткәрләр өчен битлек режимын үтәү белән санитар-эпидемиологик чаралар комплексын, балаларның, хокук тәртибен, санитар-экология һәм янгынга каршы иминлекне тәэмин итүгә юнәлдерелгән барлык катнашучыларның көндәлек термометриясе белән эшләргә һәм уздырырга.
13. Татарстан Республикасы буенча Арча, Биектау, Әтнә, Балтач районнарында Роспотребнадзор идарәсенең барлык типтагы хезмәтләрне тиешле рөхсәттән башка сәламәтләндерү лагерьларын ачуга юл куймаска.
13. Түбәндәгеләрне тәкъдим итәргә:
а) «Арча үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенә:
- сәламәтләндерү учреждениеләрен медицина кадрлары белән тәэмин итәргә;
- балаларны сәламәтләндерү учреждениеләренә эшкә җибәрелә торган персоналны укудан һәм каникулдан свободная вакытта эшкә урнаштырганда, балигъ булмаганнарга медицина тикшерүләрен оештыруны тәэмин итәргә;
б) Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районындагы бүлегенә балаларны ташуның иминлеген һәм районның сәламәтләндерү учреждениеләрендә хокук тәртибен тәэмин итәргә;
Арча шәһәр һәм авыл җирлекләренең җирле үзидарә органнарына 2025 елның 10 апреленә кадәр үзләренең утырышларында балалрның җәйге ялын оештыру турында мәсьәлә буенча фикер алышырга, тәгаен чаралар эшләргә һәм расларга.
14. Башкарма комитетның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә:
- балалар һәм яшүсмерләр белән спорт һәм ял эшләрен оештыру өчен спорт залларының, стадионнарның, яшәү урыны буенча мәйданчыкларның эшен тәэмин итәргә;
-туристик-экскурсия эшен активлаштырырга.
15.Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Арча районы рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән бастырып чыгарырга.
16. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарына йөкләргә.
Җитәкче Р. М. Гатиятов