Россия Федерациясе Торак кодексының 156 статьясы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:
1. 2025 елга халыкка күрсәтелә торган торак-коммуналь хезмәтләргә тарифларны расларга:
– торактан файдаланган өчен түләү (аренда өчен түләү), социаль наем шартнамәләре һәм муниципаль торак фондының торагын наем шартнамәләре буенча арендалаучылар өчен торакны карап тоткан (алга таба – халыкка торак хезмәтләре күрсәтү) өчен, шулай ук күпфатирлы йорт белән идарә итү ысулын сайлау турында карар кабул итмәгән торак биналарның хуҗалары һәм 2025 елга торак биналарны карап тоткан өчен түләү күләмен билгеләү турында гомуми җыелышта карар кабул итмәгән күпфатирлы йортлардагы торак биналарның хуҗалары өчен түләү күләмен 1 нче кушымта нигезендә;
- муниципаль торак фондының торагын арендалаучылар өчен торактан файдаланган өчен тарифларны (аренда өчен база ставкасы) 2 нче кушымта нигезендә.
2. Әлеге карарны «Татмедиа» ААҖ филиалы «Арча хәбәрләре» («Арский вестник») газетасында бастырып чыгарырга, Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталына (pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.
3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы Башкарма комитетның инфраструктура үсеше бүлеге башлыгына йөкләргә.
Башкарма комитет җитәкчесе Р.М.Гатиятов