Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:
1. Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2022 елның 22нче июленнән 692нче номерлы “Кулланучылар кооперациясе оешмаларының район үзәгеннән, Арча шәһәреннән, 11 километр ераклыкта урнашкан авыл торак пунктларына беренче кирәк-ярак товарларын илтеп җиткерүгә бәйле чыгымнар өлешен каплауга юридик затларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы бюджетыннан субсидияләр (дәүләт (муниципаль) учреждениеләренә субсидияләрдән тыш) бирү тәртибе хакында” карарына (01.06.2023 № 535, 07.12.2023 № 1115 үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
Карарның 1 пунктына түбәндәге эчтәлекле абзац өстәргә::
« - Кулланучылар кооперациясе оешмаларының район үзәгеннән, Арча шәһәреннән, 11 километр ерактарак урнашкан авыл торак пунктларына беренче кирәк-ярак товарларын илтүгә бәйле чыгымнар өлешен каплауга юридик затларга субсидияләр бирү өчен Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы авыл торак пунктлары исемлеге, әлеге карарга кушымта нигезендә».
2 пункт 4 түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
«Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И. Н. Гәбделгазизовка йөкләргә».
2. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгарырга (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә (http://arsk.tatarstan.ru).
Җитәкче Р.М. Гатиятов