Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында муниципаль хезмәт (алга таба – муниципаль хезмәт) белән идарә итү системасын камилләштерү, җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген һәм муниципаль хезмәткәрләрнең һөнәри хезмәт эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында, «Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында» 02.03.2007 №25-ФЗ Федераль закон, «Татарстан Республикасында муниципаль хезмәт турында кодекс» 25.06.2013 №50-ТРЗ Татарстан Республикасы законы, «Татарстан Республикасында дәүләт граждан хезмәтен һәм муниципаль хезмәтне үстерү» дәүләт программасын раслау турында» 22.11.2013 ел, №910 Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары (18.12.2014 №997, 17.04.2015 №260, 09.09.2015 №659, 08.10.2015 №753, 14.03.2016 №139, 26.10.2016 №785, 08.05.2017 №264, 06.10.2017 № 763, 20.10.2017 №799, 04.05.2018 №316, 08.08.2018 №647, 21.01.2019 №29, 15.04.2019 №291, 13.07.2019 №575, 15.11.2019 №1042, 22.01.2020 №16, 22.06.2020 №511, 22.08.2020 №722, 03.09.2020 №780, 04.03.2021 №117, 30.06.2021 №524, 16.08.2021 №722, 04.06.2022 №520, 23.01.2023 №34, 24.04.2023 №516, 03.10.2023 №1218, 03.11.2023 №1413, 10.06.2024 №417 Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары белән кертелгән үзгәрешләр белән), «Татарстан Республикасы дәүләт программалары белән идарә итү системасы турында» 30.05.2023 №655 Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары (22.12.2023 №1667, 23.03.2024 №177, 20.04.2024 №265, 09.09.2024 №751 үзгәрешләр белән), Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Уставы нигезендә, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:
1. «2025-2027 елларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында муниципаль хезмәтне үстерү» муниципаль программасын расларга (кушымта итеп бирелә).
2. Район башкарма комитетына җирле һәм республика бюджетлары хисабына үткәрелә торган «2024-2027 елларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында муниципаль хезмәтне үстерү» муниципаль программасы (алга таба – муниципаль программа) чараларын финанслауны тәэмин итәргә.
3. «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының финанс-бюджет палатасы» МКУнә (район башкарма комитеты) ел саен район бюджетын чираттагы финанс елына һәм план чорына формалаштырганда Арча муниципаль районы бюджетында шул максатларга каралган бюджет ассигнованиеләре нигезендә муниципаль программа чараларын гамәлгә ашыруга акчаларны күздә тотарга.
4. Арча муниципаль районының җирле үзидарә органнарына муниципаль программада каралган чараларны гамәлгә ашыру чараларын, муниципаль программаны үтәүне тәэмин итү максатларында законнарда билгеләнгән тәртиптә локаль хокукый актлар эшләүне һәм кабул итүне тәкъдим итәргә.
5. «2022-2024 елларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында муниципаль хезмәтне үстерү» муниципаль программасын раслау турында» 2021 елның 01 декабрендәге 2111 номерлы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карарын үз көчен югалткан дип танырга.
6. Әлеге карар 2025 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.
7. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.
8. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советы аппаратының кадрлар секторына йөкләргә.
Башкарма комитет җитәкчесе Р.М.Гатиятов