13.07.2024 №177-ФЗ Федераль закон нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының җирле үзидарә органнары һәм (яисә) алар карамагындагы казна учреждениеләре булып торучы Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы бюджеты керемнәренең баш администраторлары тарафыннан бюджет вәкаләтләрен гамәлгә ашыру тәртибен билгеләү турында» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2023 елның 29 сентябрендәге 832 номерлы карарына (1 нче кушымта) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
2 пунктның б пунктчасында алтынчы абзацта «тапшыру» сүзеннән соң «түләнергә тиешле сумманы исәпләү көненнән дә соңга калмыйча» сүзләрен өстәргә.
3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгарырга (http://pravo.tatarstan.ru/) һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә (http://arsk.tatarstan.ru/).
4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-икътисади үсеш буенча урынбасарына йөкләргә.
Башкарма комитет җитәкчесе Р. М. Гатиятов