"Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм аларның әйләнешен дәүләт җайга салуы турында һәм алкоголь продукциясен куллануны (эчүне) чикләү турында" 1995 елның 22 ноябрендәге 171-ФЗ номерлы Федераль закон, "Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында" 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, "Җирле үзидарә органнары тарафыннан алкоголь продукциясен ваклап сату һәм җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәткәндә алкоголь продукциясен ваклап сату рөхсәт ителмәгән янәшә территорияләрнең чикләрен билгеләү кагыйдәләрен раслау турында" 2021 елның 23 декабрендәге 2220 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карары, "Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына карата өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында" 2015 елның 06 мартындагы 10 номерлы Татарстан Республикасы Законы, 2024 елның 20 июнендәге иҗтимагый фикер алышулар нәтиҗәләре нигезендә, Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:
1. Арча муниципаль районы территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату һәм җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәткәндә алкоголь продукциясен ваклап сату рөхсәт ителмәгән янәшә территорияләрнең чикләрен түбәндәгечә билгеләргә:
1) мәгариф оешмалары карамагындагы һәм (яисә) алар файдалануындагы биналар, төзелмәләр, корылмалар (өстәмә белем бирү оешмаларыннан, өстәмә һөнәри белем бирү оешмаларыннан тыш) - 20 метр;
2) балигъ булмаганнарга белем бирүче оешмалар карамагындагы һәм (яисә) файдаланудагы биналар, төзелемәләр, корылмалар- 20 метр;
3) оештыру-хокукый рәвешләренә бәйсез рәвештә төп (устав) эшчәнлек төре буларак медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыручы яисә Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә бирелгән лицензия нигезендә төп (устав) эшчәнлек белән беррәттән медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыручы юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар карамагындагы һәм (яисә) алар файдалануындагы биналар, төзелмәләр, корылмалар, Россия Федерациясе Хөкүмәте раслаган исемлек буенча медицина эшчәнлеге төрләреннән тыш- 20 метр;
4) билгеләнгән тәртиптә теркәлгән күчемсез милек һәм хокук объектлары булган мәдәният оешмалары, мәдәни-сәламәтләндерү һәм спорт корылмалары, социаль яклау һәм социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре, күмәк азык - төлек базарлары, гражданнар күпләп җыела торган урыннар һәм югары куркыныч чыганаклары урнашкан урыннар (елга вокзалы, автовокзал, массакүләм күңел ачу, бәйрәмнәр, тамашалы массакүләм һәм спорт чаралары уздыру өчен бирелә торган урыннар-20 метр.
2. Гомуми мәйданы 50 квадрат метрдан кимрәк булган җәмәгать туклануы объектларында җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәткәндә алкоголь продукциясен ваклап сату рөхсәт ителми торган күпфатирлы йортларга якын территорияләрнең чикләрен күпфатирлы йорт фасадының иң якын ноктасыннан турыдан (радиус) иң кыска ара буенча 20 метр ераклыкта билгеләргә.
3. Әлеге карарның 1 пунктында күрсәтелгән объектлардан җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәткәндә алкоголь продукциясен ваклап сату һәм алкоголь продукциясен ваклап сату рөхсәт ителми торган территорияләр чикләренә кадәр ара әлеге карарның кушымтасында каралган тәртиптә билгеләнә дип билгеләргә.
4. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгарырга (http://pravо.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә (http://arsk.tatarstan.ru).
5. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.Н. Габделгазизовка йөкләргә.
Башкарма комитет җитәкчесе Р.М.Гатиятов