«Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы Федераль законның 44 статьясы, «Закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян (зарар) китерү куркынычын профилактикалау программасын контроль (күзәтчелек) органнары тарафыннан эшләү һәм раслау кагыйдәләрен раслау турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 25 июнендәге 990 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:
1. 2025 елга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә муниципаль җир контролен гамәлгә ашырганда закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян (зарар) китерү куркынычын профилактикалау программасын расларга.
2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгарырга (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә (http://arsk.tatarstan.ru).
3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе И.Г. Сираҗиевка йөкләргә.
Башкарма комитет җитәкчесе Р. М. Гатиятов