Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:
1. «2025 - 2027 елларга Арча муниципаль районында яшьләр сәясәтен үстерү» муниципаль программасын кушымта нигезендә расларга.
2. «2020 - 2022 елларга Арча муниципаль районында яшьләр сәясәтен үстерү» муниципаль программасын раслау турында» 2019 елның 16 декабрендәге 1102 номерлы (2021 елның 10 декабрендәге 2221 номерлы үзгәрешләр белән) Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карарын үз көчен югалткан дип танырга.
3.Әлеге карар 2025 елның 01 гыйнварыннан үз көченә керә.
4.Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.
5. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарына йөкләргә.
Җитәкче Р.М. Гатиятов