«Авыр йөкле һәм (яисә) эре габаритлы транспорт чарасы хәрәкәте кагыйдәләрен раслау турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 01.12.2023 № 2060 карары, «Татарстан Республикасы территориясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законының аерым нигезләмәләренең үз көчләрен югалткан дип тану хакында» 20.06.2023 N 46-ТРЗ Татарстан Республикасы Законы нигезендә, Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:
1. «Арча муниципаль районында җирле әһәмияттәге автомобиль юллары буйлап хәрәкәт иткәндә авыр йөкле транспорт чаралары китерә торган зыян күләмен билгеләү турында» 21.10.2022 №949 Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карарын үз көчен югалткан дип танырга..
2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгарырга (http://pravo.tatarstan.ru/) һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә (http://arsk.tatarstan.ru/).
3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасарына йөкләргә.
Башкарма комитет җитәкчесе Р.М.Гатиятов