Муниципаль хокукый актларны федераль һәм республика законнары таләпләренә туры китерү максатыннан, Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:
1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының түбәндәге карарларын үз көчләрен югалткан дип танырга:
- «Опека һәм попечительлек өлкәсендә дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын раслау турында» 01.07.2016 N726 Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карары белән расланган «Россия Федерациясе территориясендә даими яшәүче ятим балаларга һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга, гражданнарга (түләүле яисә түләүсез шартларда) опека (попечительлек) билгеләү яисә опекун (попечитель) булу мөмкинлеге турында бәяләмә бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламентына үзгәрешләр кертү хакында» 29.11.2016 N 1242;
- «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясе буенча уза торган даими муниципаль автобус маршрутларында җайга салынмый торган тарифлар буенча пассажирлар йөртү һәм багаж ташу хокукына ачык конкурс оештыру турында» 09.12.2016 № 1284;
- «Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентларын раслау турында» 14.04.2018 N 339;
- «Арча муниципаль районы халкын табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән яклау өлкәсендә әзерләү турындагы нигезләмәне раслау хакында» 31.05. 2018 N 494;
- «Опека һәм попечительлек бүлеге тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләрен күрсәтүнең административ регламентларын раслау турында" 06.08.2019 N 583 Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карарына үзгәрешләр кертү хакында» 29.06 2020 N 488;
- «Ана (гаилә) капиталы акчаларын җәлеп итеп гамәлгә ашырыла торган шәхси торак төзелеше объектын төзү (реконструкцияләү) буенча төп эшләр башкарылуын раслый торган документ бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында» 27.11. 2020 N 954;
- «Татарстан Республикасында социаль ипотека системасында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар исәбенә кую буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында» 27.11. 2020 N 957;
- «Муниципаль милектәге җир кишәрлеген сатулар үткәрмичә генә сату буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында» 25.11.2020 N 915;
-«Юл билгеләрендә индивидуаль проектлауның мәгълүмати билгеләрен урнаштыруны килештерү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында» 29.12.2021 N 2295;
- «Ана (гаилә) капиталы акчаларын җәлеп итеп, шәхси торак төзелеше объектын төзү (реконструкцияләү) буенча төп эшләр башкаруны таныклау акты бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында» 21.09.2022 N876;
- «Җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планын бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында» 03.03.2023 N 244;
- «Татарстан Республикасында социаль ипотека системасында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗларны исәпкә кую һәм яңадан теркәү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында» 25.09.2023 N821.
2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгарырга (http://pravo.tatarstan.ru/) һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә (http://arsk.tatarstan.ru/).
3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны үз өстемә алам.
Җитәкче Р. М. Гатиятов