Карар 19.12.2024 №1041 "2025 елга Арча муниципаль районының гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларны тукландыруны оештыру турында"

Арча муниципаль районының гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларны баланслы кайнар тукландыру нормаларын үтәүне тәэмин итү максатыннан, «Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273–ФЗ  номерлы Федераль закон, «2025 елга, 2026-2027 еллар план чорына дәүләт мәгариф оешмаларында башлангыч гомуми белем бирү программалары буенча укучыларны түләүсез кайнар туклану белән тәэмин итүгә һәм оештыруга норматив чыгымнарны һәм башлангыч гомуми белем бирү программалары буенча укучыларның кайнар тукландыруның уртача бәясен раслау турында» 2024 елның 12 сентябрендәге 777 номерлы  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары, «2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына муниципаль гомуми белем бирү оешмаларында төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча укучыларны туклану белән тәэмин итү бәясе нормативын раслау турында» 2024 елның 16 сентябрендәге 789 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. Гомуми белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренә:

1.1.  2025 елның 1 гыйнварыннан Арча муниципаль гомуми белем бирү учреждениеләрендә төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча укучыларны уку чорында 9,60 сум күләмендә субсидия һәм 47,25 сум күләмендә ата-аналар түләвеннән торган суммага кайнар тукландыруны оештырырга.

1.2.     Төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча  укучы 4 һәм аннан күбрәк баласы булган гаилә балаларын, ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны җирле бюджет акчалары исәбеннән 9,60 сум һәм 47,25 сум күләмендә субсидияләрдән торган суммага кайнар тукландыруны оештырырга.

1.3. Ике тапкыр түләүсез кайнар туклану белән тәэмин итәргә:

- сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм инвалид балаларны. 

- «Махсус хәрби операциядә катнашучы гражданнарның гаиләләренә (гаилә әгъзаларына) өстәмә ярдәм чаралары турында» 2023 елның 23 октябрендәге 910 номерлы Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карары нигезендә, махсус хәрби операциядә катнашучы гражданнарның балаларын.

1.4.  2025 елның 1 гыйнварыннан Арча муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләрендә башлангыч гомуми белем бирү программалары буенча укучыларның уку чорында бер укучыга көненә 69,43 сумлык түләүсез кайнар туклануын оештырырга. 

1.5.     Мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренә составында 4 һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләр балаларына, ятим балаларга һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга, инвалид балаларга һәм махсус хәрби операциядә катнашучы гражданнар балаларына кайнар туклануны түләүсез оештыру рәвешендә социаль ярдәм күрсәтү тәртибе турында локаль-хокукый акт кабул итәргә тәкъдим итәргә.

2.  Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Мәгариф идарәсе" муниципаль бюджет учреждениесенә (Р.Д. Мөхәмәдияров) түбәндәгеләрне тәэмин итәргә:

- укучылар өчен кайнар туклануны оештыруга бүлеп бирелгән акчаны максатчан файдалануны һәм исәпкә алуны тикшереп торуны;

-туклану нормаларының үтәлешен һәм сыйфатын исәпкә алуны һәм тикшереп торуны;

- гомуми белем бирү учреждениеләренә азык-төлекнең өзлексез килеп торуын координацияләүне һәм контрольдә тотуны.

3.         «ТР Арча муниципаль районының финанс-бюджет палатасы» МКУнә (С.П.Галимова) 2025 елга гомуми белем бирү учреждениеләрендәге барлык укучылар өчен уку вакытында кайнар туклану оештыру белән бәйле чыгымнарны Арча муниципаль районы бюджетында каралган ассигнованиеләр чикләрендә финанслауны гамәлгә ашырырга.

4. Әлеге карар нигезендә социаль ярдәм чаралары күрсәтүче органнар күрсәтелгән чаралар турында мәгълүматны Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм ЕГИССО операторы билгеләгән тәртиптә һәм күләмнәрдә социаль тәэмин итүнең бердәм дәүләт системасын (алга таба - ЕГИССО) куллану юлы белән җиткерүне тәэмин итәләр.

5.         «2024 елга  Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларны тукландыруны оештыру турында» 2023 елның 17 ноябрендәге 992 номерлы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карарын үз көчен югалткан дип танырга.

6. Карар 2025 елның 01 гыйнварыннан үз көченә керә.

7. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгарырга (http://pravo.tatarstan.ru/) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә (http://arsk.tatarstan.ru/).

  8. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарына йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                                                 Р. М. Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 1.96 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International