Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2024 елның 25 сентябреннән “Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 31 маенннан “Татарстан Республикасы дәүләт мәгариф оешмалары хезмәткәрләренә хезмәт өчен түләү шартлары турында” 412нче карар һәм 2024 елның 30 декабреннән “2018 елның 31 маендагы “Татарстан Республикасы дәүләт мәгариф оешмалары хезмәткәрләренә хезмәт өчен түләү шартлары турында” 412нче карар белән расланган “Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән расланган Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартлары турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында” 1273нче карарына үзгәрешләр кертү турында” 830нчы карарын үтәү өчен, Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР ЧЫГАРА:
Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2022 елның 14 мартыннан “Арча муниципаль районы муниципаль мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартлары турында” 170нче карарына (Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 21.07.2022 ел, №688, 22.12.2022 ел, №1130, 20.09.2023 ел, №800, 10.07.2024 №488 карарлары белән кертелгән үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
күрсәтелгән карар белән расланган Арча муниципаль районы гомуми белем бирү оешмалары хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартлары турындагы Нигезләмәдә:
II бүлекне түбәндәгечә бәян итәргә:
«II. Гомуми белем бирү оешмалары хезмәткәрләренең
база окладларын билгеләү