Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:
1. Арча муниципаль районы Башкарма комитетының “Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын биләүгә һәм (яки) файдалануга тапшыру өчен билгеләнгән муниципаль мөлкәт исемлеген раслау турында” 2017 елның 30 мартындагы №325 карары белән расланган кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын биләүгә һәм (яисә) файдалануга тапшыру өчен билгеләнгән муниципаль мөлкәт исемлегенә (2018 елның 9 октябрендәге № 971, 2020 елның 2 мартындагы №121, 2022 елның 4 мартындагы №156 үзгәрешләр белән) үзгәрешләр кертергә һәм аны кушымта буенча яңа редакциядә бәян итәргә.
2. Әлеге карар аны бастырып чыгарганнан соң гамәлгә керә.
3. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында бастырып чыгарырга (http://arsk.tatarstan.ru/).
4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе И.Г.Сираҗиевка йөкләргә.