“Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турындагы” 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, “Җирләү һәм җирләү эше турындагы” 1996 елның 12 гыйнварындагы 8-ФЗ номерлы Федераль закон, “2025 елда түләүләр, пособиеләр һәм компенсацияләрне индексацияләү коэффициентын раслау турындагы” Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2025 елның 23 гыйнварындагы 33 номерлы карары, Арча районы Советының 2024 елның 22 маендагы 286 номерлы “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы җирлекләренең җирле әһәмияттәге аерым мәсьәләләрен хәл итү вәкаләтләренең бер өлешен тапшыру турындагы” карары нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:
1. 2025 елның 1 февраленнән Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында җирләү буенча гарантияләнгән хезмәтләр исемлеге нигезендә күрсәтелә торган хезмәтләр бәясен әлеге карарның 1 һәм 2 нче кушымталары буенча 9165 сум 37 тиен күләмендә билгеләргә һәм гамәлгә кертергә.
2. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгарырга (http:pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http:arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә..
3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Э.Ш. Вафинага йөкләргә.
Җитәкче Р.М.Гатиятов