Карар 03.02.2025 №74 "Муниципаль бюджет гомуми белем бирү оешмаларын Арча муниципаль районының конкрет территорияләренә беркетү турында"

2003 елның 6 октябреннән “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” 131нче номерлы Федераль Законы, 2012 елның 29 декабреннән “Россия Федерациясендә мәгариф турында” 273нче номерлы Федераль Законы, 2006 елның 22 февраленнән “Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына мәгариф өлкәсендә Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” 15нче номерлы Татарстан Республикасы Законы, 2020 елның 2 сентябреннән РФ Мәгариф министрлыгының “Башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белемнең белем бирү программалары буенча укырга кабул итү тәртибен раслау турында” 458 номерлы боерыгы белән, муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләрен Арча муниципаль районының конкрет территорияләренә беркетү, шулай ук башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү уку-укыту программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф учреждениеләрендә кабул ителергә һәм мәҗбүри укытылырга тиешле балалар саны турындагы белешмәләрне исәпкә алу һәм булдыру максатларында Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. Башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирүнең төп гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы беркетелгән муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләренең кушымтада бирелә торган исемлеген Арча муниципаль районының конкрет территорияләренә расларга (алга таба - муниципаль гомуми белем бирү учреждениеләре).

2. Муниципаль гомуми белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренә укучыларның ата-аналарын әлеге карар белән таныштыруны оештырырга.

3. Арча муниципаль районы башкарма комитеты карарының үз көчен югалтуын танырга:

- 2024 елның 26 февраленнән “Муниципаль бюджет гомуми белем бирү оешмаларын Арча муниципаль районының конкрет территорияләренә беркетү турында” 149нчы номерлы.

4. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгарырга (http:pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә

5. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарына йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе Р.М. Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 4.21 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International