Карар 03.02.2025 №81 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль торак фондыннан һәм аның составына керүче авыл җирлекләреннән социаль наем шартнамәләре буенча аз керемлеләр статусын һәм аларның торак урыннарын алуга хокукларын даими рәвештә кабат раслау максатларында исәпкә алынган гражданнарның керемнәрен һәм мөлкәте хакын яңадан бәяләүнең ешлыгын һәм вакытын билгеләү турында"

Татарстан Республикасы Дәүләт торак фондыннан һәм муниципаль торак фондыннан социаль наем шартнамәләре буенча гражданнарның аларга торак урыннары бирү хокукларын гамәлгә ашыру турында 2007 елның 13 июлендәге З1-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 21 статьясы нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

  1. Ел саен 1 гыйнвардан 1 майга кадәр Арча муниципаль районы җирлекләре аз керемлеләр статусын һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль торак фондыннан һәм аның составына керүче авыл җирлекләреннән торак урыннары алуга хокукларын даими рәвештә кабат раслау максатларында исәпкә алынган гражданнарның керемнәрен һәм мөлкәтләре хакын социаль наем шартнамәләре буенча яңадан бәяләргә тиеш.

  2. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгарырга (pravo.tatarstan.ru) һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга (arsk.tatarstan.ru).

  3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары И.Ә. Галимуллинга йөкләргә.

 

Җитәкче Р.М.Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 729.3 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International