Карар 04.02.2025 №90 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының дәүләт һәм муниципаль торак фонды торагыннан файдаланган өчен (наем өчен түләү) түләү күләмен һәм торактан файдаланган өчен (наем өчен түләү) түләүнең база күләмен билгеләү тәртибе турында Нигезләмәне раслау турында"

2004 елның 29 декабрендәге 188-ФЗ номерлы Федераль закон белән расланган Россия Федерациясе Торак кодексы, Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турындагы” 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы дәүләт һәм муниципаль торак фонды торагыннан файдаланган өчен (наем өчен түләү) түләү күләмен һәм торак урыннан файдаланган өчен (наем өчен түләү) түләүнең база күләмен билгеләү тәртибе турында Нигезләмәне (1нче кушымта) расларга.

2. 2025 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы дәүләт һәм муниципаль торак фонды торагыннан файдаланган өчен (наем өчен түләү) түләү күләмен һәм торактан файдаланган өчен (наем өчен түләү) түләүнең база күләмен исәпләүне расларга (2нче кушымта).

3. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2024 елның 22 февралендәге 147нче номерлы “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы дәүләт һәм муниципаль торак фонды торагыннан файдаланган өчен (наем өчен түләү) түләү күләмен һәм торактан файдаланган өчен (наем өчен түләү) түләүнең база күләмен билгеләү тәртибе турында нигезләмәне раслау турындагы” карары үз көчен югалткан дип исәпләргә;

4. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының рәсми сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

5. Карар рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә.

6. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары И.Ә.Галимуллинга йөкләргә.

 

 

Җитәкче Р.М.Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 5.44 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International