Россия Федерациясе Торак кодексы, “Социаль файдаланудагы торак фондының торак урыннарына наем шартнамәләре буенча гражданнарның аларга торак урыннары бирү хокукларын гамәлгә ашыру турында” 2015 елның 16 мартындагы 13-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы, һәр гаилә әгъзасына яисә ялгыз яшәүче гражданга туры килә торган керемнең һәм гаилә әгъзалары яисә ялгыз яшәүче граждан милкендәге һәм салым салынырга тиешле мөлкәт хакының иң чик күрсәткечләрен билгеләү Методикасы, Россия Төзелеш Министрлыгының “Россия Федерациясе буенча торак урынның гомуми мәйданының бер квадрат метры һәм Россия Федерациясе субъектлары буенча торак урынның гомуми мәйданының бер квадрат метрының уртача базар бәясе нормативын билгеләү методикасын раслау турында” 2024 елының 28 мартындагы 215/пр номерлы боерыгы, Арча муниципаль районы Башкарма комитетының “Социаль наем һәм Дәүләт торак программалары буенча гражданнарга торак исәпкә куелганда һәм бирелгәндә торак мәйданы нормативлары турында” 2021 елның 4 маендагы 311нче карары нигезендә, Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:
1. Һәр гаилә әгъзасына яисә ялгыз яшәүче гражданга туры килә торган керем күләменең һәм гаилә әгъзалары яисә ялгыз яшәүче граждан милкендәге һәм 2025 елга салым салынырга тиешле мөлкәт хакының түбәндәге максималь күрсәткечләрен билгеләргә:
1.1. Һәр гаилә әгъзасына яисә ялгыз яшәүче гражданга туры килә торган керем күләменең максималь күрсәткече исәп-хисап нигезендә (1 нче кушымта) түбәндәгеләр тәшкил итә: гаиләнең һәр әгъзасына 26753,00 сум.
1.2. Гаилә әгъзалары яисә ялгыз яшәүче граждан милкендәге һәм салым салынырга тиешле мөлкәт хакының максималь күләме:
1.1.1. Ялгыз яшәүче граждан өчен – 1064166,00 рублей;
1.1.2. Ике кешедән торган гаилә өчен –2128332,00 рублей;
1.1.3. Өч кешедән торган гаилә өчен – 3192498,00 рублей;
1.1.4. Дүрт кешедән торган гаилә өчен – 4256664,00 рублей;
1.1.5. Биш кешедән торган гаилә өчен –5320831,00 рублей;
1.1.6. Алты кешедән торган гаилә өчен – 6384997,00 рублей;
1.1.7. Җиде кешедән торган гаилә өчен – 7449163,00 рублей;
1.1.8. Сигез кешедән торган гаилә өчен – 8513329,00 рублей;
1.1.9. Тугыз кешедән торган гаилә өчен – 9577495,00 рублей;
1.1.10. Ун кешедән торган гаилә өчен – 10641661,00 рублей.
2. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгарырга (http:pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.
3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы башкарма комитеты Аппаратының инфраструктура үсеше бүлеге башлыгы И. М. Хәсәновка йөкләргә.