Карар 12.02.2025 №124 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2021 елның 11 августындагы “Арча муниципаль районында мемориаль такталар урнаштыру комиссиясе турында Нигезләмәне раслау хакында” 575нче номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында"

 

Арча район Советының 2019 елның 18 апрелендәге “Арча муниципаль районында мемориаль такталар урнаштыру тәртибе турындагы нигезләмәне раслау хакында” 246нчы номерлы карары нигезендә һәм документларны карау һәм мемориаль такта урнаштыру мөмкинлеге турында Карар кабул итү максатларында Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

  1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2021 елның 11 августындагы “Арча муниципаль районында мемориаль такталар урнаштыру комиссиясе турында Нигезләмәне раслау хакында” 575нче номерлы карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

- Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында мемориаль такталар урнаштыру комиссиясе составын әлеге карарга кушымта нигезендә яңача бәян итәргә.

2.Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгарырга (http://pravo.tatarstan.ru/) һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә (http://arsk.tatarstan.ru/).

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Э.Ш. Вафинга.

 

 

Җитәкче Р.М.Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 1.33 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International