«Кадастр эшчәнлеге турында» 2007 елның 24 июлендәге 221-ФЗ номерлы Федераль законның 42.10 статьясы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Комплекслы кадастр эшләрен башкарганда җир кишәрлекләре чикләренең урнашу урынын килештерү өчен төзелә торган килештерү комиссиясе турында» 2015 елның 20 мартындагы 177 номерлы карары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Комплекслы кадастр эшләрен оештыру турында» 2020 елның 31 мартындагы 237 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:
1. Әлеге карарга 1нче кушымта нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә комплекслы кадастр эшләре башкарганда җир кишәрлекләре чикләренең урнашу урынын килештерү буенча Килештерү комиссиясе төзергә һәм расларга(килешү буенча).
2. Әлеге карарга 2нче кушымта нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә комплекслы кадастр эшләре башкарганда җир кишәрлекләре чикләренең урнашу урынын килештерү буенча Килештерү комиссиясенең эш регламентын расларга.
3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Интернет мәгълүмат-телкоммуникацион челтәрендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының рәсми сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.
4. Әлеге карар рәсми рәвештә бастырып чыгарганнан соң үз көченә керә, дип билгеләргә.
5. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны үз өстемдә калдырам.
Җитәкче Р.М. Гатиятов