Карар 25.02.2025 №165 "Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2024 елның 17 октябрендәге “2025 елга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмалары эшчәнлеген финанслау нормативларын раслау турында” 743 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында"

 

Татарстан Республикасы Рәисенең Татарстан Республикасы мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында 2025 елга азык-төлек продуктларына чыгымнарны өстәмә индексацияләү турында 2025 елның 7 февралендәге 5600-МР номерлы карарына ярашлы рәвештә, Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

 

  1. Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2024 елның 17 октябрендәге “2025 елга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмалары эшчәнлеген финанслау нормативларын раслау турында743 номерлы карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

 

Арча муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларында балаларны карау буенча муниципаль хезмәт күрсәтүгә күрсәтелгән карар белән расланган норматив чыгымнарда:

 

5 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

5. Мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында азык-төлек продуктларына чыгымнар нормативы

Мәктәпкәчә белем бирү оешмасының эш сәгатьләре саны

Азык-төлеккә чыгымнар нормативы, көнгә сум/тәрбияләнүче

гомуми үсеш төркемнәре (шул исәптән төрле яшьтәгеләр)

Санаторий төркемнәре

2 айдан 3 яшькә кадәр

3 елдан алып мәгариф мөнәсәбәтләре туктатылганга кадәр

2 айдан 3 яшькә кадәр

3 елдан алып мәгариф мөнәсәбәтләре туктатылганга кадәр

3-4

33,88

42,65

0

0

5-6

81,28

102,39

0

0

7-12

135,49

170,64

175,78

234,39

24

169,34

210,66

219,73

289,36

 

 

  1. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

  2. Әлеге карар 2025 елның 1 апреленнән үз көченә керә дип билгеләргә.

  3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Э. Ш. Вафинага йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе Р.М.Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 1.09 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International