Карар 25.02.2025 №163 "“Дәүләт милкендәге яисә муниципаль милектәге җир кишәрлеген гражданга яисә юридик затка милеккә түләүсез бирү” дәүләт (муниципаль) хезмәтен күрсәтүнең административ регламентын раслау турында"

2010 елның 27 июлендәге “Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында” 210-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру максатында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 елның 28 февралендәге “Республика башкарма хакимият органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын әзерләү һәм раслау тәртибен раслау турында һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларының үз көчләрен югалтуын тану хакында” 175 номерлы карарына таянып, Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2022 елның 2 мартындагы “Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнары тарафыннан муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибе турында” 145 номерлы карары нигезендә, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. Кушымта нигезендә, “Дәүләт милкендәге яисә муниципаль милектәге җир кишәрлеген гражданга яисә юридик затка милеккә түләүсез бирү” дәүләт (муниципаль) хезмәте күрсәтүнең административ регламентын расларга.

2. Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2022 елның 6 декабрендәге “Муниципаль милектәге җир кишәрлеген милеккә түләүсез бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында”1063 номерлы карарын үз көчен югалткан дип танырга.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгарырга (http:pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә (arsk.tatarstan.ru).

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе И.Г. Сираҗиевка йөкләргә.

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                                  Р.М.Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 33.71 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International