Карар 03.03.2025 №168 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә комплекслы кадастр эшләрен башкарганда җир кишәрлекләре чикләренең урнашу урынын килештерү буенча килештерү комиссиясен төзү турында” 2025 елның 21 февралендәге 148 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында"

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты, КАРАР БИРӘ:

1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә комплекслы кадастр эшләре башкарганда җир кишәрлекләре чикләренең урнашу урынын килештерү буенча килешү комиссиясен төзү турында» 2025 елның 21 февралендәге 148нче номерлы карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

- Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә комплекслы кадастр эшләре башкарганда җир кишәрлекләре чикләренең урнашу урынын килештерү буенча килештерү комиссиясе составын 1нче Кушымта буенча яңа редакциядә бәян итәргә һәм расларга;

2. Әлеге карарны «Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында» бастырып чыгарырга (http://pravo.tatarstan.ru/) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru/) урнаштырып халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә дип билгеләргә.

4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үземдә калдырам.

 

 

Җитәкче Р.М. Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 800.3 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International