Россия Федерациясе Торак кодексы һәм «Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны оештыру турында» 2013 елның 25 июнендәге 52-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:
1. «2023-2025 елларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясау буенча региональ программаны гамәлгә ашыруның кыска сроклы планын раслау турында» Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2022 елның 25 августындагы 791 номерлы карарына (07.12.2023 №1112, 20.08.2024 №574 үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
1.1. «2025 елга күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау һәм финанслау күләмнәре» дигән 3 нче таблицаны әлеге карарга кушымта нигезендә яңа редакциядә бәян итәргә.
1.2. 2025 елга капиталь ремонт программасын әлеге карарга кушымта нигезендә яңа редакциядә бәян итәргә.
2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.
3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы Башкарма комитеты аппаратының инфраструктура үсеше бүлеге башлыгы И.М.Хәсәновка йөкләргә.
Башкарма комитет җитәкчесе Р.М.Гатиятов