Карар 05.03.2025 №179 "Сатуларда дәүләт (муниципаль) милкендәге яисә муниципаль милектәге җир кишәрлекләрен бирү хезмәте күрсәтүнең административ регламентын раслау турында"

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы федераль законны гамәлгә ашыру максатында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Республика башкарма хакимияте органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибен раслау һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларының үз көчләрен югалткан дип тану турында” 2022 елның 28 февралендәге 175 номерлы карарына таянып, Арча муниципаль районы башкарма комитетының Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнары тарафыннан муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибе турында2022 елның 2 мартындагы 145 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ::

1. Кушымта нигезендә сатуларда дәүләт (муниципаль) милкендәге яисә муниципаль милектәге җир кишәрлекләрен бирү хезмәте күрсәтүнең административ регламентын расларга.

2. Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2022 елның 21 декабрендәге 1115нче номерлы “Җир кишәрлеген арендага, милеккә сатуларда бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында карарын үз көчен югалткан дип танырга.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Интернет мәгълүмат-телкоммуникацион челтәрендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының рәсми сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы мөлкәт һәм җир мәсьәләләре палатасы җитәкчесе И.Г.Сираҗиевка йөкләргә.

 

Башкарма комитет

җитәкчесе Р.М.Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 5.90 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International