Карар 18.03.2025 №248 "Арча муниципаль районы башкарма комитетының “Административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеге турында” 2022 елның 22 декабрендәге 1132 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында "

Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарын административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген билгеләү буенча Татарстан Республикасының дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” 2010 елның 30 июлендәге 60-ЗТР номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2022 елның 22 декабрендәге 1132 номерлы карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә::

- Административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген кушымта нигезендә яңа редакциядә бәян итәргә.

2. Әлеге Карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының рәсми сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге Карарның үтәлешен тикшереп торуны үз өстемдә калдырам.

 

 

Җитәкче Р.М. Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 4.83 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International