Карар 28.03.2025 №285 "Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2022 елның 14 мартындагы “Арча муниципаль районы муниципаль мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартлары турында” 170нче номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында"

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 31 маендагы “Татарстан Республикасы дәүләт мәгариф оешмалары хезмәткәрләренә хезмәт өчен түләү шартлары турында412нче номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 елның 12 мартындагы “Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартлары турындагы нигезләмәгә үзгәреш кертү хакында” 149нче номерлы карарын үтәү өчен, Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

  1. Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2022 елның 14 мартындагы “Арча муниципаль районы муниципаль мәгариф оешмалары хезмәткәрләренә хезмәт өчен түләү шартлары турында” 170нче номерлы карары белән (Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2022 елның 21 июлендәге 688нче номерлы, 2022 елның 22 декабрендәге 1130нче номерлы, 20.09.2023 елның 20 сентябрендәге 800нче номерлы, 10.07.2024 елның 10 июлендәге 488нче номерлы, 2025 елның 27 гыйнварындагы 40нчы номерлы карарлары белән кертелгән үзгәрешләр белән) расланган Арча муниципаль районы гомуми белем бирү оешмалары хезмәткәрләренә хезмәт өчен түләү шартлары турындагы нигезләмәгә, 16 таблицаны түбәндәге редакциядә язып, үзгәрешләр кертергә:

«Таблица 16

 

Җитәкчеләрнең хезмәтенә түләү төркеме, гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләренең башкарган эшләренең сыйфаты өчен база окладлары һәм кызыксындыру характерындагы түләүләр күләмнәре

 

Җитәкченең хезмәт өчен түләү төркеме

Күләм күрсәткеченең әһәмияте (уку елы башына укучылар, тәрбияләнүчеләр саны), кеше*

База оклады,

сум

Башкарылган эшләрнең сыйфаты өчен кызыксындыру характерындагы түләүләр, сум

1

1 – 15

37 000

8 000

2

16 – 50

39 000

8 000

3

51 – 100

41 000

9 000

4

101 – 200

42 000

10 000

5

201 – 400

43 000

11 000

6

401 – 600

44 000

12 000

7

601 – 800

45 000

12 000

8

801 – 1 000

48 000

12 000

9

1 001 1 200

49 000

13 000

10

1 201 – 1 400

50 000

14 000

11

1 401 – 1 800

50 000

17 000

12

1 801 һәм югарырак

51 000

20 000

*Ябык типтагы девиант тәртипле укучылар өчен гомуми белем бирү оешмасының, җинаять-үтәтү системасының төзәтү учреждениеләре каршындагы гомуми белем бирү оешмаларының, озак дәвалануга мохтаҗ балалар өчен шифаханә тибындагы гомуми белем бирү оешмаларының, җайлаштырылган белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы гомуми белем бирү оешмаларының укучылар контингенты 3 коэффициент белән исәпкә алына.

Гомуми белем бирү оешмалары каршындагы интернатларда яшәүче укучылар контингенты 2 коэффициенты белән исәпкә алына.

Гомуми белем бирү оешмаларының мәктәпкәчә төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр контингенты 1,5 коэффициенты белән исәпкә алына.

Мәктәпара уку комбинатларында белем алучылар контингенты 0,5 коэффициенты белән исәпкә алына».

 

2. Әлеге карарның гамәлдә булуы 2025 елның 1 гыйнварыннан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла дип билгеләргә.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Э. Ш. Вафинага йөкләргә.

 

Башкарма комитет җитәкчесе Р.М.Гатиятов

 

pdf
Скачать текст
PDF, 1.47 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International