Карар 14.04.2025 №338 "Җир кишәрлегеннән яисә капиталь төзелеш объектыннан шартлы рәвештә файдалануның рөхсәт ителгән төренә рөхсәт бирүгә муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында"

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру максатларында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 елның 28 февралендәге “Республика башкарма хакимият органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын әзерләү һәм раслау тәртибен раслау турында һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларының үз көчләрен югалтуын тану хакында” 175нче номерлы карарына таянып, Арча муниципаль районы Башкарма комитетының “Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнары тарафыннан муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибе турында” 2022 елның 2 мартындагы 145 номерлы карары нигезендә, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

 

  1. Җир кишәрлегеннән яисә капиталь төзелеш объектыннан файдалануның шартлы рөхсәт ителгән төренә рөхсәт бирүгә муниципаль хезмәте күрсәтүнең административ регламентын кушымта нигезендә расларга.

2. Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2021 елның 10 августындагы “Җир кишәрлегеннән яисә капиталь төзелеш объектыннан файдалануның шартлы рөхсәт ителгән төренә рөхсәт бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында 556нчы карарын үз көчен югалткан дип танырга.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгарырга (http:pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә (arsk.tatarstan.ru).

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе И.Г.Сираҗиевка йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе 

вазыйфаларын башкаручы                                                 А.Г.Хисаметдинов

pdf
Скачать текст
PDF, 18.24 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International