«Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру максатларында, «Республика башкарма хакимият органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын әзерләү һәм раслау тәртибен раслау турында һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларының үз көчләрен югалтуын тану хакында» 2022 елның 28 февралендәге 175 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына таянып, «Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнары тарафыннан муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибе турында» 2022 елның 2 мартындагы 145 номерлы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карары нигезендә, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:
1. Муниципаль милектәге су объектларын судан файдалану шартнамәсе яисә су объектын файдалануга бирү турында карар нигезендә файдалануга бирү буенча административ регламентны кушымта нигезендә расларга.
2. Арча муниципаль районы Башкарма комитетының «Муниципаль милектәге су объектларын судан файдалану шартнамәсе нигезендә файдалануга бирү яисә су объектын файдалануга бирү турындагы карар нигезендә файдалануга бирү буенча административ регламентны раслау турында» 06.12.2022, №1064 номерлы карарын үз көчен югалткан дип танырга.
3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.
4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесенә йөкләргә.
Башкарма комитет җитәкчесе
вазыйфаларын башкаручы А.Г. Хисаметдинов