Карар 14.04.2025 №355 "Муниципаль милектәге һәм арендага бирү өчен билгеләнгән күчемсез мөлкәт объектлары турында мәгълүмат бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында"

«Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру максатларында, «Республика башкарма хакимият органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын әзерләү һәм раслау тәртибен раслау турында һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларының үз көчләрен югалтуын тану хакында» 2022 елның 28 февралендәге 175 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына таянып, «Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнары тарафыннан муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибе турында» 2022 елның 2 мартындагы 145 номерлы  Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карары нигезендә, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. Муниципаль милектәге һәм арендага бирү өчен билгеләнгән күчемсез мөлкәт объектлары турында мәгълүмат бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын әлеге карарга кушымта нигезендә расларга.

2. Арча муниципаль районы Башкарма комитетының түбәндәге карарларын үз көчен югалткан дип танырга:

- «Муниципаль милектәге һәм арендага бирү өчен билгеләнгән күчемсез мөлкәт объектлары турында мәгълүмат бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында» 2022 елның 21 декабрендәге 1116 номерлы.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының рәсми сайтында "Интернет" мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

4. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә.

5. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге башлыгы И.М. Хәсәновка йөкләргә.

 

    Башкарма комитет җитәкчесе

вазыйфаларын башкаручы А.Г.Хисаметдинов

pdf
Скачать текст
PDF, 28.65 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International