Карар 24.04.2025 №378 "“2025-2027 елларда Арча муниципаль районы территориясендә Сосновский балтырганына каршы көрәш” муниципаль программасын раслау турында"

Әйләнә-тирә мохитне саклау турында 2002 елның 10 гыйнварындагы 7-ФЗ номерлы Россия Федерациясе Федераль законы, Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә Сосновский балтырганының күпләп таралуын булдырмау максатында Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. “2025–2027 елларда Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә Сосновский балтырганы белән көрәш” муниципаль программасын (алга таба – Программа) расларга.

2. “2021-2023 елларда Арча муниципаль районы территориясендә Сосновский балтырганына каршы көрәш” муниципаль программасын раслау турында” 2020 елның 23 июлендәге Арча муниципаль районы башкарма комитетының 542 номерлы карары үз көчен югалткан дип танырга.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка игълан итәргә.

4. Карарның үтәлешен тикшереп торуны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарына йөкләргә.

 

Җитәкче Р.М.Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 6.13 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International