Карар 28.04.2025 №381 "Административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеге турында"

Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү һәм Татарстан Республикасында балаларның сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә зыян китерүне кисәтү чаралары турында Татарстан Республикасы Законының аерым нигезләмәләренең үз көчләрен югалтуын тану турында” 2025 елның 28 февралендәге 7-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. Әлеге карарга кушымта, нигезләмә нигезендә административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген расларга.

2. Арча муниципаль районы Башкарма комитетының түбәндәге карарларын үз көчләрен югалткан дип танырга:

- “Административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеге турында” 22.12.2022 ел, №1132 карары;

– “Административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеге турында Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2022 елның 22 декабрендәге 1132 номерлыкарарына үзгәрешләр кертү турында” 18.03.2025 ел, №248 карары.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка игълан итәргә.

4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үземдә калдырам.

 

Җитәкче А.Г.Хисамутдинов

pdf
Скачать текст
PDF, 4.66 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International