Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2022 елның 29 мартындагы под-583/22 номерлы боерыгы белән расланган “Татарстан Республикасы “исеме” муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының “муниципаль район мәгариф идарәсе (бүлеге)” муниципаль казна учреждениесе составындагы муниципаль берәмлекләр педагогик мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри квалификация төркеменең белем бирү эшчәнлеген методик һәм мәгълүмати-техник тәэмин итү буенча тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыручы мәгълүмат-методика бүлекләре хезмәткәрләренә хезмәт өчен түләү шартлары турында үрнәк нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2025 елның 7 апрелендәге под-608/25 номерлы боерыгы нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:
“Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе составындагы Арча муниципаль районы педагогик мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри квалификация төркеменең белем бирү эшчәнлеген методик һәм мәгълүмати-техник тәэмин итү буенча тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыручы мәгълүмат-методик бүлек хезмәткәрләренә хезмәт өчен түләү шартлары турындагы Нигезләмәне раслу турында” Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2022 елның 31 мартындагы (26.09.2024 №675, от 16.01.2025 №8 үзгәрешләр белән) карары белән расланган “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе составындагы Арча муниципаль районы педагогик мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри квалификация төркеменең белем бирү эшчәнлеген методик һәм мәгълүмати-техник тәэмин итү буенча тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыручы мәгълүмат-методик бүлек хезмәткәрләренә хезмәт өчен түләү шартлары турындагы Нигезләмәгә түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
1) II бүлекнең 1 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
“1. “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесы структурасындагы мәгълүмат-методика бүлеге хезмәткәрләренең база окладлары түбәндәге күләмнәрдә билгеләнә:
Квлификация дәрәҗәсе |
Вазыйфа исеме |
Айга база оклады күләме, сум |
|||
төп гомуми белем, урта гомуми белем |
квалификацияле эшчеләр (хезмәткәрләр) әзерләү программалары буенча урта һөнәри белем, урта звено белгечләре әзерләү программалары буенча урта һөнәри белем, тулы булмаган югары белем |
аттестацияне уңышлы узган затка “бакалавр”, “магистр” яисә “дипломлы белгеч” квалификациясе бирелү белән раслана торган югары һөнәри белем |
|||
1 |
2 |
3 |
4 |
5 |
|
Педагогик хезмәткәрләр вазыйфаларының һөнәри-квалификация төркеме |
|||||
Өченче квалификация дәрәҗәсе
|
Методист |
- |
- |
22271,0 |
|
|
|||||
Дүртенче квалификация дәрәҗәсе |
Өлкән методист |
- |
- |
22276,0 |
|
|
|||||
Структур бүлекчәләр җитәкчеләре вазыйфаларының һөнәри-квалификация төркеме |
|||||
Беренче квалификация дәрәҗәсе |
Муниципаль берәмлекләр педагогик мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри квалификация төркеменең белем бирү эшчәнлеген методик һәм мәгълүмати-технологик тәэмин итү буенча тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыручы бүлек структур бүлекчәсе мөдире (җитәкчесе) урынбасары;
Муниципаль берәмлекләр педагогик мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри квалификация төркеменең белем бирү эшчәнлеген методик һәм мәгълүмати-технологик тәэмин итү буенча тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыручы бүлек структур бүлекчәсе мөдире (җитәкчесе) ; |
- |
- |
22362,0
22446,0 |
2. Карар 2025 елның 01 маеннан үз көченә керә.
3. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.
4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Э. Ш. Вафинага йөкләргә.
Башкарма комитет җбитәкчесе А.Г. Хисаметдинов