Карар 05.05.2025 №407 "“Россия Федерациясе Җир кодексының V. 7 бүлеге нигезендә гавами сервитут билгеләү” дәүләт (муниципаль) хезмәте күрсәтүнең административ регламентын раслау турында"

2010 елның 27 июлендәгеДәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында 210-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру максатларында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 елның 28 февралендәге “Республика башкарма хакимияте органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибен раслау хакында һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларының үз көчләрен югалткан дип тану хакында 175 номерлы карарына таянып, Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2022 елның 2 мартындагыАрча муниципаль районы җирле үзидарә органнары тарафыннан муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибе турында 145 номерлы карары нигезендә, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

  1. Россия Федерациясе Җир кодексының V. 7 бүлеге нигезендә гавами сервитут билгеләү дәүләт (муниципаль) хезмәтен күрсәтүнең административ регламентын, кушымта нигезендә расларга.

  2. Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2020 елның 9 декабрендәге “Аерым максатларда гавами сервитут билгеләү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында991 номерлы карарын үз көчен югалткан дип танырга.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе И. Г. Сираҗиевка йөкләргә.

 

Башкарма комитет җитәкчесе А. Г. Хисаметдинов

pdf
Скачать текст
PDF, 32.38 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International