Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 елының 22 апрелендәге “Татарстан Республикасы яшьләр сәясәте дәүләт оешмалары хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартлары турында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 14 августындагы 665 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында” 256 номерлы карарын үтәү йөзеннән, Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:
Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2022 елның 16 мартындагы “Арча муниципаль районы яшьләр сәясәте муниципаль оешмалары хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартлары турында” 183 номерлы карарына (Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2022 елның 12 декабрендәге 1127 номерлы, 2024 елның 10 июлендәге 487 номерлы, 2025 елның 4 февралендәге 85 номерлы карары белән кертелгән үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
Арча муниципаль районының яшьләр сәясәте муниципаль оешмалары хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартлары турындагы күрсәтелгән карар белән расланган Нигезләмәдә:
II бүлекне түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
«II. Яшьләр сәясәте оешмалары хезмәткәрләренең
база окладларын билгеләү
2.1. Яшьләр сәясәте оешмаларының физик культура хезмәткәрләренең база окладлары түбәндәге күләмнәрдә билгеләнә:
Квалификация дәрәҗәсе |
Вазыйфа исеме |
Айга база оклады күләме, сум |
Икенче дәрәҗәдәге физик культура һәм спорт хезмәткәрләре вазыйфаларының һөнәри квалификация төркеме |
||
Икенче квалификацион дәрәҗә |
Хореограф |
24 190 |