Карар 14.05.2025 №465 "Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2022 елның 16 мартындагы “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында спорт әзерлеге буенча өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы муниципаль оешмалар хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартлары турында” 184 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында"

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 елның 18 апрелендәге Татарстан Республикасының өстәмә спорт әзерлеге белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы дәүләт оешмалары һәм Татарстан Республикасының Дәүләт спорт әзерлеге үзәкләре хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартлары турында2018 елның 25 сентябрендәге 853 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына үзгәрешләр кертү хакында 245 номерлы карарын үтәү йөзеннән, Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

 

1. Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2022 елның 16 мартындагы “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында спорт әзерлеге буенча өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы муниципаль оешмалар хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартлары турында184 номерлы карарына (Арча муниципаль районы Башкарма комитеты 2022 елның 22 декабрендәге 1126 номерлы, 2024 елның 8 маендагы 316 номерлы, 2024 елның 10 июлендәге 486 номерлы, 2025 елның 4 февралендәге 84 номерлы карарлары белән кертелгән үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында спорт әзерлегенең өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы муниципаль оешмалар хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартлары турында күрсәтелгән карар белән расланган Нигезләмәдә:

II бүлекне түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

 

«II. Спорт әзерлеген гамәлгә ашыручы оешмалар хезмәткәрләренең

база окладларын билгеләү

2.1. Спорт әзерлеген гамәлгә ашыручы оешмаларның мәгариф хезмәткәрләренең база окладлары түбәндәге күләмнәрдә билгеләнә:

 

Квалификация дәрәҗәсе

Вазыйфа исеме

Айлык база оклады күләме, сум

1

2

3

Педагогик хезмәткәрләр вазыйфаларының

һөнәри квалификация төркеме

Беренче квалификация дәрәҗәсе

Физик культура буенча инструктор

24 900

Икенче квалификация дәрәҗәсе

Педагог-оештыручы

25 000

Тренер-укытучы

Инструктор-методист

Өченче квалификация дәрәҗәсе

Педагог-психолог

25 140

Өлкән тренер-укытучы

Өлкән инструктор-методист

Структур бүлекчәләр җитәкчеләренең

һөнәри квалификация төркеме

Беренче квалификация дәрәҗәсе

Структур бүлекчә мөдире (башлыгы): кабинет, лаборатория, бүлек, сектор, укыту-консультация пункты, укыту (укыту-җитештерү) остаханәсе һәм гомуми белем бирү программасын һәм балаларга өстәмә белем бирү мәгариф программасын гамәлгә ашыручы башка структур бүлекчәләр

25 300

Икенче квалификация дәрәҗәсе

Гомуми белем бирү программасын һәм балаларга өстәмә белем бирү мәгариф программасын гамәлгә ашыручы аерымланган структур бүлекчә мөдире (башлыгы)

25 350

 

2.2. Спорт әзерлеген гамәлгә ашыручы оешмаларның мәдәният хезмәткәрләренең база окладлары түбәндәге күләмнәрдә билгеләнә:

 

Вазыйфа исеме

Айлык база оклады күләме, сум

1

2

Урта звено мәдәният, сәнгать һәм кинематография хезмәткәрләре вазыйфалары

һөнәри квалификация төркеме

Аккомпаниатор

24 950

Әйдәп баручы звено мәдәният, сәнгать һәм кинематография хезмәткәрләре вазыйфалары һөнәри квалификация төркеме

Тавыш операторы

25 450

Рәссам-бизәүче

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 4.91 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International