Карар 14.05.2025 №463 "Арча муниципаль районы Башкарма комитетының “Арча муниципаль районы муниципаль мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартлары турында” 2022 елның 14 мартындагы 170 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында"

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасы дәүләт мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартлары турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 31 маендагы 412 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында” 2025 елның 21 апрелендәге 252 номерлы карарын үтәү йөзеннән Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

 

1. Арча муниципаль районы Башкарма комитетының “Арча муниципаль районы муниципаль мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартлары турында” 2022 елның 14 мартындагы 170 номерлы карарына (Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 21.07.2022 ел, №688, 22.12.2022 ел, №1130, 20.09.2023 ел, №800, 10.07.2024 ел №488, 27.01.2025 ел №40, 2025 елның 28 мартындагы №285 карарлары белән кертелгән үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

 

күрсәтелгән карар белән расланган Арча муниципаль районы гомуми белем бирү оешмалары хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартлары турындагы Нигезләмәдә:

 

II бүлекне түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

 

II. Гомуми белем бирү оешмалары хезмәткәрләренең база окладларын билгеләү

 

2.1. Гомуми белем бирү оешмалары мәгариф хезмәткәрләренең база окладлары түбәндәге күләмнәрдә билгеләнә:

 

 

Квалификация дәрәҗәсе

Вазыйфа исеме

Айлык база оклады күләме, сумнарда

 

1

2

3

Беренче дәрәҗәдәге укыту-ярдәмче персоналның һөнәри квалификация төркеме

Беренче квалификация дәрәҗәсе

Әйдаман

23 600

 

Тәрбияче ярдәмчес

Укыту бүлеге сәркатибе

Икенче дәрәҗәдәге укыту-ярдәмче персоналның һөнәри квалификация төркеме

Беренче квалификация дәрәҗәсе

Режим буенча дежур

23 720

Кече тәрбияче

Икенче квалификация дәрәҗәсе

Мәгариф оешмасы диспетчеры

23 950

Режим буенча өлкән дежур

Педагогик хезмәткәр вазыйфаларының һөнәри квалификация төркеме

 

Беренче квалификация дәрәҗәсе

 

Хезмәт буенча инструктор

24 900

Физик тәрбия буенча инструктор

Музыка җитәкчесе

Өлкән әйдаман

Икенче квалификация дәрәҗәсе

Концертмейстер

25 000

Өстәмә белем бирү педагогы

Педагог-оештыручы

Социаль педагог

Тренер-укытучы

Инструктор-методист

Өченче квалификация дәрәҗәсе

Тәрбияче

25 140

Производствода укыту мастеры

Педагог-психолог

Өлкән инструктор-методист

Өстәмә белем бирүнең өлкән педагогы

Өлкән тренер-укытучы

Методист

Дүртенче квалификация дәрәҗәсе

Мөгаллим (профессор-мөгаллимнәр составына кертелгән мөгаллимнәр вазыйфаларыннан тыш)

25 250

Ватанны саклау һәм иминлек нигезләрен оештыручы укытучы

Физик тәрбия җитәкчесе

Укытучы

Өлкән тәрбияче

Өлкән методист

Тьютор (югары һәм өстәмә һөнәри белем бирү өлкәсендә эшләүче тьютордан тыш)

Укытучы-дефектолог

Укытучы-логопед (логопед)

Педагог-китапханәче

Структур бүлекчәләр җитәкчеләре вазыйфаларының һөнәри квалификация төркеме

Беренче квалификация дәрәҗәсе

Балаларга өстәмә белем бирүнең гомуми белем бирү программасын һәм уку-укыту программасын гамәлгә ашыручы (икенче квалификация дәрәҗәсенә кертелгән структур бүлекчәләр җитәкчеләре вазыйфаларыннан тыш) структур бүлек: кабинет, лаборатория, бүлек, бүлекчә, сектор, укыту һәм консультация бирү пункты, укыту (укыту- җитештерү) остаханәсе һәм гомуми белем бирү программалары, балаларга өстәмә белем бирә торган мәгариф программалары тормышка ашырылган башка структур

бүлекчәләр мөдире

25 300

Икенче квалификация дәрәҗәсе

Уку-укыту программасын һәм балаларга өстәмә белем бирү уку-укыту программасын гамәлгә ашыручы аерымланган структур бүлекчә мөдире (башлыгы), кабинет, лаборатория, бүлек, бүлек, сектор, укыту-консультация пункты, укыту (укыту-җитештерү) остаханәсе, укыту хуҗалыгы башлыгы (мөдире, директоры, җитәкчесе, идарәчесе) һәм башкалар

25 350

 

pdf
Скачать текст
PDF, 9.97 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International