2003 елның 6 ноябрендәге “Россия Федерациясендә җирле үзидарәнең гомуми принциплары турында” 131-ФЗ номерлы, 2017 елның 29 декабреннән “Россия Федерациясендә юл хәрәкәтен оештыру турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында” 443-ФЗ номерлы Федераль законнар нигезендә, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:
1. Гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары өчен, шул исәптән Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының юлларын һәм юл корылмаларын төзегәндә, реконструкцияләгәндә, капиталь ремонтлаганда, ремонтлаганда һәм эксплуатацияләгәндә эшләнә торган юл хәрәкәтен оештыру проектлары һәм схемалары килештерелергә тиешле органнар һәм оешмалар исемлеген кушымта нигезендә расларга.
2. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә
3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И. А. Галимуллинга йөкләргә.
Җитәкче А. Г. Хисаметдинов